Тамашачы соравы буенча “Мулла” фильмы кабатлап күрсәтелә
Фильм Казан кинофестиваленең төп конкурсында катнаша.
Бүген кинофестиваль тамашачысы соравы буенча “Мулла” фильмы кабатлап күрсәтеләчәк. Бу хактагы игълан кинофестиваль уза торган кинотеатрда урнаштырылган.
Оештыручылар фильмны кинофестивальнең төп мәйданчыгында түгел, “Мир” кинотеатрында күрсәтәчәкләр. Ул 16.00 сәгатьтә башлана. Керү бәясе – 100 сум.